ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Киров урта мәктәбе укучылары татар теленнән КФУ оештырган Халыкара олимпиадада катнаштылар.

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә  Математика-Информатика-Физика атналыгы башланып китте.

12 гыйнвардан Кадет интернат-мәктәбендә хоккей коробкасы әзер булып эшли башлады. Укучылар хоккей уйныйлар һәм ирекле шуалар.
16нан 23че гыйнвар көннәрендә Кадет интернат-мәктәбендә технология һәм география атналыгы уза.
Пәнҗешәмбе, 22 гыйнвар көнне ТНВ каналында Актаныш телевидениесы Кадет интернат-мәктәбе турында репортаж күрсәтәчәк. 

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Дәүләт Советына 20 ел тулага багышлап Фән һәм мәгариф министрлыгы  "Здесь рождаются законы" исемле конкурс уздырды. Әлеге конкурста 1-11 класслардан 384 укучы катнашкан. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 9а сыйныфы укучысы Хафизова Зилә "Депутатка хат" номинациясендә катнашып  I урын яулады (укытучысы Усманова Р.А.). Котлыйбыз!
Кәзкәй авылы иктапханәсендә башлангыч класс укучылары һәм укытучылары белән берлектә уздырылган әдәби сәгатьтә балалар китапханә белән танышып, Нурия Измайлованың балалар өчен язган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ике командага бүленеп әкият рәсемнәреннән пазллар төзеделәр, китапханәдә үзләренә укырга яңа китаплар сайлап алдылар.
18 январь Кәзкәй авылы китапханәсендә авыл яшьләре белән "Аралаша белү - күркәм сыйфат" исемле фикер алышу уздырылды. Сөйләшү барышында без ничек һәм кемнәр белән аралашуыбыз турында яшьләр үз фикерләре белән уртаклаштылар, шулай ук кешеләргә карата яхшы теләкләр әйтү, эндәшү, мактау, исәнләшү, гафу үтенү, саубуллашу сүзләренә мисаллар китерделәр. Шуларга мисал итеп китапханәче язучыларның әсәрләреннән өзекләр китерде, сөйләшү әдәпләре белән таныштырды.
14 гыйнварда  14-00 сәгатьтә Иске Кормаш мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Анда чыгарылыш класс укучылары белән имтихан тапшыру мәсъәләләре буенча сөйләшү булды. Җыелышта Актаныштан психологлар да катнашты. Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез! 
19-22 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш данын район этабы җиңүчесе, гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Насертдинова Сөмбел кытучысы Гарипова Рүзилә) яклыячак. Аңа уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International