“Сугыш чоры балалары” акциясе кысаларында 8 класс укучылары хезмәт ветераны
Баянова Өммахани Мәрвәр кызы белән очрашуда булдылар. Өммахани апа укучыларга сугыш чорының кыенлыклары турында сөйләде, үзенең бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлангыч класс укучылары арасында “Әтигә бүләк” күргәзмәсе оештырылды.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлангыч класс укучылары арасында “Без тынычлык яклы” рәсем конкурсы уздырылды. 1 урынны 4 класс укучысы Фәрхетдинова Эльвина җиңү яулады
16 февраль көнне районда башлангыч класс укучылары арасында “Дәресләрдә проектлы-эзләнүле эшчәнлек” конкурсы булды.