17 - 19 февраль көннәрендә "Патриот " Казан республика спорт-патриотик үзәгендә кадет интернат-мәктәпләре арасында "Победа" исемле бөтен рәсәй хәрби-спорт төрләре буенча республика уеннары үтте.
23нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар һәм Олимпия уеннары еллыгы уңаеннан, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы яшьләр, ветераннар, кайткан кунаклар арасында Сабантуй мәйданында чаңгы ярышы үткәрелә.
18 февраль һәр класста янгынга каршы класс сәгатьләре үтте. Анда класс җитәкчеләре янгынга каршы профилактик чаралар турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр.