Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2015 елның 20–22 март көннәрендә татар авыллары эшмәкәрләренең IV Бөтенроссия җыенын уздыра. Аның эшендә Россия төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 500 вәкил катнашачак. Жыеның пленар утырышында һәр елдагыча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның катнашуы көтелә. Җыен кысаларында эш тәҗрибәсе белән танышу өчен ТРның Мамадыш муниципаль районына бару каралган.