Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларына 5 класс укучылары “Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар” әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. «Тел – безнең гомер юлдашыбыз» баш астында 6 сыйныфлар тарафыннан чара үткәрелде. Уен-КВН бик күңелле үтте.Калган классларда “Газиз туган телем”, “Тел-күңел көзгесе” баш астында уен-ярыш үткәрелде.
Кичә, 20 нче февраль көнне, Сәфәр мәдәният йортында мәктәпнең ата-аналар җыелышы булып үтте. Ул мәктәп директоры Р.Ф.Бакировның отчеты белән башланып китте. Ул мәктәпнең еллык эшчәнлегенә анализ ясады, максатлар куйды. Җыелыш укучыларның концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте.