Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларына 5 класс укучылары “Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар” әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. «Тел – безнең гомер юлдашыбыз» баш астында 6 сыйныфлар тарафыннан чара үткәрелде. Уен-КВН бик күңелле үтте.Калган классларда “Газиз туган телем”, “Тел-күңел көзгесе” баш астында уен-ярыш үткәрелде.