ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 ел Әдәбият елы. Мәктәптә төрле чаралар үтә: шигырь бәйрәмнәре, оста сөйләү  һ.б. 
Иске Кормаш яңалыклары. 2015 ел-Парклар һәм скверлар елы. Шул уңайдан һәрбер класс үзенең өлешен кертергә омтыла, рәсемнәр ясыйлар, макет 50х50 һ.б.
28 нче февраль көнне Аккүз мәдәният йортында "Йолдызлык-2015" зона бәйгесенең сайлап алу туры үтте. "Кояшкай" балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә сәләтләрен сынадылар. Нәтиҗәдә балалар бакчасыннан 3, ә мәктәптән 5 номер икенче сайлап алу турына үтте.
Иске Кормаш авыл җирлекләре арасында ярыш үтте. Безнең укытучыларда үз өлешләрен керттеләр. Газизов Илдус Нәҗип улы физкультура укытучысы- чаңгы ярышында, Газизов Гадел Фирдәвис улы тарих укытучысы -турникта тартылу, Газизов Фидан Фирдәвис улы -йөзүдә катнаштылар. Әфарин егетләр! 

28нче феврвль көнне Актанышта Гыйльметдинов И.И. призына чаңгы ярышы уздырылды. Безнең мәктәп укучылары командасы да бу чарада уңышлы катнашып кайттылар. Укытучылары Газизов Илдус Нәҗип улы.


7нче сыйныф укучысы Гафарова Гүзәлия, Түбән Кама шәһәрендә матиматика фәне буенча узган фәнни-гамәли конференциядә катнашып, призлы II урын яулап кайтты. Укытучысы Гыйльфанова Филиза Әкрам кызы.
Инглиз теле укытучысы Финара Филарис кызы үз фәне буенча белем күтәрү курсларында, ә рус теле укытучысы Фәйрүзә Риф кызы тьюторлар курсында булып кайттылар.
Язның тәүге көне районда хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы белән истә калды
Мәктәбебездә "Йолдызлык-2015" конкурсының сайлап алу туры бара.

 Мәктәбебездә Җиңүнең 70-еллыгына багышланган класс сәгатьләре дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International