Район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы үткәрелде

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Язның тәүге көне районда хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы белән истә калды. Әлеге массакүләм спорт чарасында 27 оешма-предприятие, 26 авыл җирлеге һәм 6 белем бирү учреждениясе командалары катнашты.

 

 Төрле һөнәр ияләре хоккей, гер күтәрү, чаңгыда шуу, кул көрәштерү, шорт-трек, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, волейбол кебек спорт төрләрендә көч сынадылар. Көн дәвамында барган ярышлар иң ахырда аркан тарту белән тәмамланды. Бу көрәш мизгелләрен зур спорт чарасының кульминацион моменты дип әйтсәк тә арттыру булмас.

 

Бар төр спорт ярышларында алган нәтиҗәләр гомумиләштерелеп командалар арасында урыннар чыгарылды. Оешма-предприятияләр арасында I урынны Торак комуналь хезмәт командасы яулады. “МНКТ“ спортчылары–II, ФГУ “УЭНКВ” командасы III урында. Авыл җирлекләре арасында Киров спортчыларына тиңнәр булмады. Татар Суксуы авыл җирлеге–II, Сәфәр авыл җирлеге III урыннарга ия булдылар. Район үзәгендәге белем һәм физик тәрбия бирү учрежденияләре арасында I урынга “Иман“ спорт сарае лаек булды. II урында 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе, III урынга “Лачын“ боз сарае лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International