Бу атнада безнең мәктәптә тыл ветераннары белән очрашу кичәсе булды. Тантаналы варислар җыенына тыл ветераннары Галиуллин Марсель , Баянова Өммаһани һәм Гыйльманова Фәнияләр килде.
Беренче сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" мәктәпнең актлар залында әти-әниләр катнашында уздырылды. Чара барышында укучылар үзләренең белемнәрен, осталыкларын, җитезлекләрен, булганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Укучылар гына түгел,әти-әниләр өчен дә биремнәр оештырылды. Әлеге ачык чара күмәк рәвештә "Туган тел" җыры һәм фотога төшү белән тәмамланды.
20 март көнне Яңа Кормаш мәктәбендә кошларга багышланган кичә булып узды. “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кичәне биология укытучысы Гардисламова Ф.М. үткәрде.
19 нчы март көнне халыкара "Көнгерә" ярышлары булып узды. Башлангыч класслардан 11 укучы, югары класслардан 14 укучы математика фәненнән үз белемнәрен сынап карадылар. Нәтиҗәләр май ахырында билгеле булачак.