Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 21 марты, шимбә

Бу атнада безнең мәктәптә  тыл ветераннары белән очрашу кичәсе булды. Тантаналы варислар җыенына  тыл ветераннары Галиуллин Марсель  ,  Баянова Өммаһани һәм Гыйльманова Фәнияләр килде. Ветераннар үзләренең балалык һәм мәктәп еллары, сугыш китергән авырлыклар турында сөйләделәр.  Укучыларны тырышып укырга, хезмәт сөяргә  өндәделәр.  Сборның 2 нче өлешендә 5-6 класс укучыларын Татарстан варислар берлегенә кабул итү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International