ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
6 апрельдән 11 апрельгә кадәр Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика, физика, информатика  атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында математик КВН, “Физический огонек”, “Физика вокруг нас” интеллектуаль уеннары үткәреләчәк. Шулай ук район конкурслары: “Юный программист”, видеороликлар конкурсында да катнашу күздә тотыла
Бүген, ягъни 7 нче апрель көнне мәктәп күләмендә биология атналыгы кысаларында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән тема астында викторина үткәрелде. Викторинаны биология укытучысы Н.Х.Гилванова оештырды һәм алып барды.
6 апрель көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.
Башкотостан Республикасы Дүртөйле шәһәре һәм Актаныш авылы арасында шахмат буенча иптәшләрчә очрашу турнирында (Актанышта һәм Дүртөйледә үтте) гимназия-интернатның 5 сыйныф укучылары Имамов Гадел 1 һәм 2 нче урыннарны, Хөрмәтуллин Таһир 1 нче урынны яуладылар.
Атаклы шахмат остазы Ганиев А.Г. истәлегенә багышланган республикакүләм шахмат фестивалендә гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Имамов Гадел 2 нче урынны яулады.
Бүген Актаныш технология техникумы укытучылары Меңнәр мәктәбенең чыгарылыш 9 класс укучылары белән очрашты.
Актаныш районында, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган, “Бу көннәрнең даны мәңгелек” исеме астында видеоролик һәм презентацияләр конкурсы игълан ителде.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге,  “Актаныш авыл  җирлегеара үзәк китапханә” муниципаль бюджет учреждениесе Сүзем  белән  җиңдем дошманны” исеме астында район буенча иң яхшы  конферанска конкурс игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International