ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Март аенда Актаныш үзәк балалар китапханәсе “Әдәби герой музее” исемле республика бәйгесенең муниципаль дәрәҗәсен оештырды. Бәйгедә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучылары да катнашты һәм призлы урыннар алды: “Г.Тукай әкиятләре – илхам чыганагы” номинациясендә Нуриев Гадел –2, Арсланова Энҗе –3 урын алды һәм Грамота белән бүләкләнде. Шулай ук Мирзагалиева Илгина да оригиналь эше  өчен Грамотага лаек булды.  Салихова Гүзәлия Гавис кызын һәм аның укучыларын уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә 22 март көнне “Яңгыравык шигырь  тамчылары исемле шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Аны ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы, Арча муниципаль районы башкарма комитетының  Мәгариф идарәсе оештырган иде. Бәйгедә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Хафизова Таңсылу катнашып, җиңүгә иреште һәм 2нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Таңсылуны һәм аның укытучысы Салихова Гүзәлия Гавис кызын уңышлары белән котлыйбыз!

30 март көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Т.М.Вәҗетдинова ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, “Республика олимпиада үзәге” дәүләт учреджениесе тарафыннан “Гомуми белем бирү системасында сәләтле балалар белән эш: проблемалар, перспективалар, үсеш” темасына оештырылган өченче республика эзләнү-тикшеренү конференциясендә катнашты. Аның “Белем сыйфатын үстерүнең бер  механизмы буларак сәләтле балалар белән эшләү”  исемле мәкаләсе конференция материаллары буенча бастырылачак җыентыкка кертелде.

Март аенда районыбыз мәктәпләре арасында "Закон территориясендә" бәйгесе үткәрелде.

2016 елның гыйнвар аеннан апрель аена кадәр Республикада ел саен үткәрелә торган "Территория Закона" конкурсы бара. Әлеге конкурс муниципаль һәм республика этабында үтә. Муниципаль этапта безнең мәктәп 3 нче урынга ия булды. 

25 февраль - 4март көннәрендә мәктәпләр арасында "Территория закона" исемле конкурсның район этабы узды.

Мәктәптә  биология атналыгына әзерлек эшләре бара. Башлангыч класс укучылары сыерчык оялары  ясап алып килделәр.

Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Укучылар Нәүрүз бәйрәменә багышлап такмаклар, шигырьләр ,җырлар башкардылар.Балалар бик теләп Кыш бабайның,Нәүрүзбикәнең күңелле сынауларын башкардылар.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Раян Ханов , 8нче класс укучысы Марсель Ханов,  Актаныш спорт мәктәбе командасы составында, Мөслимдә милли көрәш буенча ачык турнирда уңышлы чыгыш ясадылар. Команданың җиңү яулавында аларның өлеше зур, чөнки алар икесе дә мактаулы икенче урынга лаек булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International