2 апрель – балалар китабы көне. Бу көн, бөек Дания язучысы Г.Х. Андерсеннең исеме белән бәйле, чөнки бу көнне әкиятче туган .
1 апрель көнне Иске Кормаш авылында Зөбәер һәм Түке авылы үзешчәннәре катнашында смотр концерты булды.Концертта безнең мәктәпнең укытучылары да актив катнашты һәм үзләренең җырлары, шигырьләре, биюләре ярдәмендә тамашачыларны рухи азык белән баеттылар.Афәрин!
Татар кызлары элек-электән чәчләрен озын итеп үстергәннәр, толымнарга үреп йөргәннәр.. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә озын чәчле кызларыбыз бик күп. 4 нче сыйныфта 6 кыз укый. Аларның барысының да чәчләре озын. Алар матур итеп чәчләрен үреп, төрле прическалар ясап йөриләр. 4 нчы сыйныф кызларын татар матбугатында киң таралган "Акчарлак" газетасы битләрендә күрергә була.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәр яз саен, сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызны сөендерәләр. Укучылар шулай ук иске ояларны тазартып, колгаларын ныгытып куярга да онытмыйлар. Быел бу эштә 5 класс малайлары аеруча өлгерлек күрсәтте. Тиздән алар ясаган ояларга сыерчыклар хуҗа булыр, балаларга рәхмәт әйтеп, канат кага- кага, матур җырларын сузар.
2 нче апрель көнне мәктәбебездә 6, 7, 8 класс укучылары катнашында “Тамчы-шоу” тапшыруы үткәрелде.Аны китапханәче Хаҗипова Н.Г. оештырды.Укучылар “Зирәкләр” һәм “Йолдызлар” командаларына бүленеп, төрле темалар буенча тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр.Җиңүче булып “Зирәкләр” командасы танылды.Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.
Мәктәптә,барлык класс укучылары "Эковесна" санитар - экологик икеайлык кысаларында уздырылган "Кошларны каршылыйбыз" дип аталган сыерчык оялары конкурсына катнаштылар.Укучылар ясаган ояларын мәктәп янындагы паркка элделәр.
3а сыйныфында үткәрелгән чаралар.
Mәгърифәт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең “nsportal.ru” иҗтимагый челтәрендә кадет интернат-мәктшбе укучыларының 7 cыйныф укучысы Фәрхетдинова А.З. һәм 8а сыйныфы укучысы Фазлыева Л.Д. -ның (җитәкчеләре Фәрхетдинова Л.Ф.) иҗади эшләре басылып чыкты. Алар таныклык белән бүләкләнделәр. Аларга алдагы иҗат эшләрендә дә уңышлар телибез!
30-31 нче мартта Актаныш районында Башлык призына 1998 нче елгылардан яшьрәк укучылар арасында татар-башкорт халык спорт көрәше узды.
1 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучылары районда үткәрелгән “Аҗаган” хәрби-спорт уенында катнаштылар. Алар стройда йөрү, противогаз кию, турникта тартылу, хәби-тарихи викторинада уз көчләрен сынап, уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин, балалар!