"Китап рухи табиб" исеме астында халык-ара балалар китабы көне уңаеннан 1-3 кл укучылары белән әңгәмә.
Түбән Кама шәһәрендә Г. Тукайның 130 еллыгына һәм Түбән Кама шәһәренә 50 ел тулу уңаеннан уздырылган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен-шушы булыр иң зур бүләгең" бәйгесендә 3 нче класс укучысы Хисамов Булат катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты.
“Әдәби герой музее” республика балалар иҗаты бәйгесенең “Г.Тукай әкиятләре – илһам чыганагы” номинациясе буенча муниципаль этабы булып узды. Мәктәбебезнең малай һәм кызлары бик теләп әлеге бәйгедә катнаштылар. Нәтиҗәдә, 5-6 сыйныф укучылары арасында Р.Басыйров 1 урынга лаек булды, “Иң эчтәлекле эш” номинациясендә А.Маликова (3 сыйныф), “Иң күләмле эш” номинациясендә И.Латыйпова (4 сыйныф) җиңүчеләр булдылар.
4-апрель көнне Әтәс авыл китапханәсендә балалар белән "Яңа китап-яңа дус" дигән әдәби викторина үткәрелде.
2 апрель - халыкара балалар китабы көне уңаеннан Чуракай авыл китапханәсенә башлангыч класс укучылары кунакка барды.
Гөлнара Флүн кызы янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы турында тагын бер кат аңлатты.
Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләрен тагын бер кат искә төшереп 26 нчы апрельдә узачак “Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” конкурсына әзерләнәләр. 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе- Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы җитәкчелегендә “Тукай-безнең күңелләрдә!” темасына сыйныф сәгате уздырдылар. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләре ясаган рәсемнәрне якладылар. Аның иҗатын, тормыш юлына багышланган презентация карадылар.
4 апрель көнне, Татар Суксуы мәдәният йортында “Наркомания, ВИЧ инфекцияләргә-урын юк!” темасына чара уздырылды.Чарада район больницасыннан акушер-гинеколог –Закирьянов Рөстәм Хәләф улы, эпидимиолог-Мухитова Элвира Илшат кызы, Тат. Суксу участок шифаханәсе баш табибы- Аминова Наилә Рафаел кызы катнашты. Укучыларга ВИЧ инфекцияләр, аларны булдырмый калу юллары, профилактика чаралары турында аңлату эшләре алып барылды.
4 апрель көнне балалар бакчасында тәрбияче И.Ф. Нуриманова 1 кечкенәләр төркеме балалары белән "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән бәйрәм иртәсе үткәрде.