4-9 апрель атнасында Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология, география һәм химия атналыгы үтә. Атналык кысаларында химия, биология укытучысы Амирова Рәмзия Зыязетдин кызы 8, 9 класс укучылары белән “Танылган бөек химиклар” исемле конференция, ә 5-9 класслар белән география, химия, биологиядән “Яшь геохимбиологлар” исемле белем конкурсы оештырды. Чаралар балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды.
5 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Сынауга укучылар зур җаваплылык белән карады, һәр биремгә дөрес җавап табарга тырышты. Имтиханны, дирекция белән берлектә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова А.Н. үткәрде.
1Б сыйныфы укучыларына 1 нчы апрель көнне әйләнә – тирә дөнья дәресендә укытучылары Айсылу Заниловна дәрес –экскурсия үткәрде.
Иске Кормаш авыл китапханәчесе Яңа Балтач башлангыч мәктәбенә күчмә китапханә белән барды.
Сулыкларны саклай, яңарту максатыннан оештырылган, 8 апрель көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә узачак иң яхшы макет конкурсына укучыларыбыз бик тырышып әзерлек алып баралар.
Бүген мәктәбебездә Киров, Пучы, Сәфәр,Актаныш №2 мәктәбе укучы егетләре арасында баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп командасы 2 нче урынга ия булды(укытучылары Туктаров Б.Р. ) Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
2 нче апрель Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче Ландыш Хәбир кызы укучыларны шушы уңайдан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, алар хакында сөйләде.Күргәззмәдә балалар яратып укый торган авторларның китаплары да урын алган иде.
Бу атна биология һәм экология атналыгы дип билгеләнде. Биология укытучысы Гөлнара Хәбир кызы укучыларыбызны атналык план белән таныштырды, һәм атналыкны йомгаклауда укучыларыбыз арасында иң яхшы кош оясын ясаучыны билгеләячәген җиткерде.
Укучыларда гражданлык-патриотик тәрбия бирү уңаеннан 1 апрель көнне Актаныш №1 мәктәбендә "Зарница" уенны булып узды. Әлеге уенда безнең мәктәп командасыда уңышлы гына катнашып кайтты.
4 март көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы класс укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында эшлекле сөйләшү узды. Җыелышта уздырылган ОГЭ нәтиҗәләре һәм имтиханнарга алга таба әзерлекне оештыру турында уртага салып сөйләшенде. Укучылар да, ата-аналар да имтиханнарның ни дәрәҗәдә җитди икәнлегенә тагын бер кат инандылар һәм балаларны әзерләүдә укытучылар белән бергә эшләргә ышандырдылар.