ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

9 апрельдә районда  баскетбол буенча зона ярышлары узды.Бу ярышта Зөбәер мәктәбенең кызлар командасы 1 нче урынны яулады.Җитәкчеләре - Султанов Н.Р.Афәрин!

9 апрель көнне Меңнәр мәктәбе укучылары каен бөресе җыярга чыктылар.

2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе,  китап  укучылар арасында  “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды. Бу бәйгедә  безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Галиева Алинә катнашты һәм 2 урынга лаек булды.

Республика күләмендә  25 апрельдә 9 класс укучылары  татар теленнән  БРТ  тапшырачак.  Бүген безнең  мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.

9 апрель көнне "Иман" спорт сараенда, кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол ярышы булып узды. Мәктәбебезнең егетләр командасы 2 урынга ия булдылар. Котлыйбыз аларны,киләчәктә дә уңышлар телибез!

Район планы нигезендә 9-11 класс укучылары түбәндәге фәннәр буенча  имтихан биреп караячаклар, 11 класс укучылары өчен: 19 апрель-химия, 21 апрель-математика, 22 апрель-рус теле, 26 апрель-биология. 9 класс укучылары 12 апрель-биология, 15 апрель-география фәннәре. Укучыларыбызга уңышлар телибез! 

Балалар бакчасында участокларны җәйге чорга әзерләү, участок бизәүнең яңа формаларын гамәлгә кертү максатында “Иң яхшы участок” бәйгесе игълан ителде.

8 нче апрель көнне Киров урта мәктәбендә  урта мәктәптә укучы кызлар арасында баскетбол буенча зона ярышы узды. 

МКУ “Мәгариф идарәсе” планы нигезендә һәм укыту сыйфатын күтәрү максаты белән Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Түбәндә күрсәтелгән сынаулык имтиханнары үткәрелә

6 нчы апрель көнне кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Корбанов К.М. улы тарафыннан мәктәпкүләм “Тоткыннарны  фашист концлагереннан  Халыкара азат итү көне ” дип исемләнгән класстан тыш чара уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International