22 апрель көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районда үткәрелгән фәнни-техник иҗат фестивалендә катнаштылар. Шулай ук балаларның кул эшләре дә тәкъдим ителде. 5 класс укучысы Җәмилов Нурзил үзе ясаган җилкәнле корабльне һәм машина моделен яклады. Укытучысы - Фаттахов И.С.
21 апрель көнне Такталачык мәктәбендә "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесе оештырылды. Безнең мәктәптән 1-5 класс укучылары тарафыннан "Пар ат" шигыре сәхнәләштерелде. Әзерләгән укытучылар- Мирзаянова Р.М., Гарданова З.М., Галиева Л.И.
25 апрель көнне Әгъбәс башлангыч мәктәбе укучылары Г.Тукай китаплары белән таныштылар.Яттан аның шигырьләрен сөйләделәр.
“Спорт сөюче Татарстан” акциясе кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалу максатыннан мәктәптә "Күңелле стартлар" спорт бәйрәме уздырылды. Спортның хәрәкәтле уеннары - укучыларның иң яратып катнаша торган төре. Һәр класс команда туплап, үз яшь категориясендә 3 турда ярышты. Ярышта катнашучы балалар җитез дә, өлгер дә булып чыктылар. Аларга җанатарлар да бик ярдәм итте. Жюри нәтиҗәләре буенча, командаларга урыннар чыгарылды, грамота тапшырдылды. Оештыручы- Хабибуллин А.Д.
22 апрель көнне "Югары Яхшый мәдәният йортында" "80- 90 нчы еллар" дискотекасы үтте.
23 апрель көнне Рәсәй буенча өмәлэр үтте. Югары Яхшый мәдәният йорты хезмәткәрләредэ өмәдә катнаштылар.
Бүген, 25 апрель көнне, Пучы авыл китапханәсендә "Күк капусы ачылганда" исеме астында чара үткәрелде.
23 апрель көнне чистарту икеайлыгы кысаларында өмәләр булып узды.
22 апрель, СХТ китапханәсендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, "Әкият" дип аталган рәсем күргәзмәсе булып узды. Балаларның ясаган рәсемнәреннән күргәзмә ясалды, урыннар куелды, буләкләр бирелде.