Бүген, 25 апрель көнне, Пучы авыл китапханәсендә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 тулу уңаеннан "Күк капусы ачылганда" исеме астында чара үткәрелде. Китап укучылар Тукайның тормышы һәм иҗатын сүрәтләгән "Күк капусы ачылганда" тулы метражлы нәфис фильмын карап фикер алышуга җыелдылар. Бу кинокартина VIII Казан халыкара мөселман кино фестиваленә конкурстан тыш фильмнар номинациясенә кертелгән иде.
Фильмның сюжеты кызыклы һәм заманча. Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артистының иҗади кризис, төшенкелеккә бирелүе сурәтләнә. Театрдан китәм дип торганда гына, режиссер аңа Тукай турында яңа спектакльдә төп рольне тәкъдим итә. Хайваннарны гына уйнап, җитди рольләргә күнекмәгән актерга авырга туры килә. Шуңа күрә аңа Тукайны өйрәнергә туры килә, ул китапханәләр юлын таптап, шагыйрь тормышы белән таныша башлый...