Күҗәкә балалары табигать музее белән танышты.
Тормышта һәр укучы өчен соңгы кыңгырау зур роль уйный. Нәкъ менә ул укучыны олы тормыш юлына дәшә.
17 март көнне Актаныш мәктәпләрендә халыкара конкурс-уен "Кенгуру" узды.
25 апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм Республика тест (БРТ) бирделәр. Кадет интернат-мәктәбеннән 13 кадет районда, ә 10 -мәктәптә имтихан тапшырды. Безнең мәктәп нәтиҗәләре: "5" - 7, "4" - 10, "3" - 5, "2"- 0, сыйфаты - 78%, өлгереш: 100 %.
Хөрмәтле булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре!
Сезне 23 нче май көнне 18.00 сәгатьтә үтәчәк җыелышта көтеп калабыз.
“Урман утырту көне” проекты кысаларында 18 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өмәдә катнашты. Алар, класс җитәкчеләре Э.Р.Шарипова һәм урманчы Гардиханов А.Ф. җитәкчелегендә агачлар утыртып, туган ягыбызны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле предметлардан конкурс һәм олимпиадаларда катнашуны дәвам итәләр. Инглиз теле укытучысы Т.М.Вазетдинова җитәкчелегендә 5 класс укучысы Салихов И. кече яшьтәге мәктәп балалары өчен үткәрелгән “Ступенька” бөтенрәсәй конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
4 классларда бөтенрәсәй тикшерү эшләре дәвам итә. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да бүген әйләнә-тирә фәне буенча тест биремнәрен эшләделәр. Җәмәгать күзәтүчесе буларак мәктәбебезнең ата-аналар комитеты рәисе Хафизова Ә.М. катнашты.
17, 18 нче май көннәрендә Чөгәнә авылында , мәйданчыгы ясау балалар өчен урын әзерләү буенча өмә булды.
Актаныш район китапханәсенең уку залында “Гаилә-тормыш нигезе” исемле очрашу-кичә узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укытучы үзләренең гаиләләре белән әлеге очрашуда катнаштылар: Хафизова Т.М. һәм Шавалиева Н.М.