Бәйрәм уңаеннан, Актаныш районында Мәдәният һәм Сәнгать паркы каршындагы мәйданда зур чара оештырылды. Чарада катнашучы балаларны һәм аларның әти-әниләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгуль Мирзашарипова котлады.
28 май көнне V класс ата-аналары балаларына күңелле бәйрәм – Сабантуй үткәрделәр. Милли бәйрәмдә уйнала торган бар төр ярышларда да укучылар бик теләп катнаштылар. Ахырда җиңүчеләр бүләкләнделәр.
Бүген "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагерендә 1 нче смена эшен башлады. Ул 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ял итүче балалар арасында гимназия-интернат укучыларыннан тыш, Башкортостан һәм Удмурт республикаларыннан, Курган, Чиләбе өлкәләреннән дә укучылар бар.
1 нче июнь көнне Әтәстә халыкара балалар көненә багышланган "Җырлы-моңлы балачак" дигән бәйрәм үткәрелде.
Мәктәбебез коллективы диплом белән бүләкләнде.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Балалар! Сезгә шатлык һәм сәламәтлек телибез, якыннарыгызның игътибарын, кайгыртуын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Сезнең йөзләрегездә һәрвакыт бәхетле елмаю балкысын, әти-эниләрегез сезнең белән горурлансын.