ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

5 июнь көнне Актанышта үткән Сабантуенда Уразай мәдәният йорты хезмәткәрләре  кунакларга "Баллы утар"  тәкъдим иттеләр.Кунаклар  мондагы тамашадан,баллап эчкән мәтрүшкәле чәйдән бик    разый калдылар,фотоларга төштеләр.

Меңнәр авыл клубы хезмәткәрләре район Сабантуенда катнаштылар.

4 июнь көнне Меңнәр авылында кичке Сабантуй булды.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне.

 

Бу көн Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла. 

7 июнь көнне Татар Суксуы урта белем бирү мәктәбе каршында оешкан  “Кошкай” исемендәге мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар арасында  асфальтка рәсем төшерү конкурсы булып узды. Конкурста Гыйльфанов Динар – 1нче, Хузин Булат  -  2 нче, Мингазов Динар - 3 нче урыннарга лаек булдылар. Аларга һәм башка катнашучыларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

8  июнь көнне Татар Суксуы урта белем бирү мәктәбе каршында оешкан  “Кошкай” исемендәге мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар арасында  бию конкурсы оештырылды. Конкурста Галиева Зәлия, Гардиева Сөембикә, Муллаянов Альмир,  Шарафетдиноа Айзатлар “Оста биюче” исеменщ лаек булдылар.

Чәчер авылы клубында Сабантуй бәйрәме уңаеннан кичке җырлы-биюле тамаша оештырылды.
Пучы мәктәбенең көрәшче егетләре район Сабан туе мәйданында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International