4 нче июнь көнне Иске Байсар авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды.Әлеге бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Хуш киләсең Сабантуй !"исемле театральләшкән күренеш һәм массовка белән башлап җибәрделәр.ООО "Ташкын"хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанович кыр батырларын ,юбилярларны котлады,бүләкләр тапшырды.Җирлек башлыгы Кадыйров Рәмис Мөхәммәтхамис улы барлык авылдашларны ,кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады.