ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!

Районда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан  кайнар элемтә линияләре  эшли

Казан өчен тавыш бирик!


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

"Миләшкәй" балалар бакчасында кунакта.

Мэдэният хезмэткэрлэре конференциясе.

28 сентябрь конне "Каенкай" балалар бакчасында   "Китап - иң яхшы дус" исемлэнгэн кичэ утте. 

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 1 октябрь көнне районда ярминкә үткәрү планлаштырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк.

Казан өчен тавыш бирик!

Ел башыннан районыбызда 35 янгын очрагы теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда, 8гә күбрәк дигән сүз. Бер кешенең гомере өзелеп, бер кеше зыян күргән.

Яңгырлы көз һәм салкын кыш көннәрендә янгыннар күп чыга. Бу аңлашыла да: халык мич, электр җылыту приборларыннан файдалана башлый, еш кына янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре бозыла, ут куркынычы бермә-бер арта. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә күп вакытта аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Иң элек, җылыту җайланмалары торышын тикшерү мөһим. Кирәк икән, сылау, агарту, төтен юллыкларын корымнан чистарту зарур. Мичне һич кенә дә бензин, керосин һәм башка тиз янып китүчән сыеклыклар сибеп кабызырга ярамый – үзеңнең генә түгел, башкаларның да тормышын куркыныч астына кую бу. Мичне артык кыздырырга, аңа терәтеп җиһазлар һәм башка янып китүчән әйберләр куярга, мич өстенә яки аның янына утын тезәргә, кием-салым һәм башка тиз янучан әйберләрне кибәргә эләргә ярамый. Төтен юлы корылманың яна торган урынына тиеп тормасын. Мич авызы алдына янмый торган материалдан өслек җәеп кую шарт. 

Торакны өстәмә рәвештә электр җиһазларыннан файдаланучыларга исә һич кенә дә аны кабызган килеш калдырырга, тиз янып китүчән әйберләр янәшәсендә урнаштырырга ярамый. Кулдан ясалган җылыткычлар да янгын чыгуда төп сәбәпчеләр булып торалар.

Хөрмәтле райондашлар! Янгын чыккан очракта, кичекмәстән, "01" яки "112" номерлары буенча янгын сагына шалтыратыгыз, бу хакта күршеләрегезгә хәбәр итегез. Иминлегебезнең үзебезнең кулда икәнлекне онытмыйк. 

Шахмат буенча авыл районнары арасында Татарстан беренчелеге 23-25 сентябрь көннәрендә “Сәламәтлек”  XIII авыл Спартакиадасы кысаларында Әлмәт шәһәрендә үтте.

 

 Авыл спортчылары арасында Ленар Газиев, Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова, Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов составындагы безнең Актаныш җыелма командасы беренчелекне яулап, чемпион калды. Уенны алар III урынны яулаган Саба командасын 5 очкога, II урынны алган сарманлыларны 2,5 очкога артта калдырып, зур аерма белән тәмамлаганнар. Шәхси беренчелектә Ленар Газиев – I, Фәһим Галимов – II урын ияләре.

 

 Безнең Актаныш шахматчылары хәзер язын Новосибирск шәһәрендә узачак ярышларга әзерләнә башлый. Татарстан данын Россия күләмендә нәкъ менә шушы Актаныш командасы яклаячак. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International