27 сентябрь көнне Иске Кормаш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче "Миләшкәй" балалар бакчасында кунакта булдылар. Тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Ә балаларга әкият геройлары чыгышы һәм концерт номерлары бик тә ошады.