14 нче ноябрьдән 19 нчы ноябрьгә кадәр мәктәптә рус теле атналыгы үтте. 14 нче ноябрь көнне атналыкны ачу, эш планы белән таныштыру. 15 нче ноябрь көнне "Русский медвеженок" бәйгесендә мәктәптән барлыгы 30 укучы катнашты. 16 нчы ноябрь көнне "СПП с придаточными приины" дигән темага 9 нчы классларда ачык дәрес, ә 17 нче ноябрь көнне 7 класс укучылары катнашында "Көчсез буын" бәйгесе үткәрелде. Болардан тыш: "Иң чиста дәфтәр тотучы", "Рус язучылары"на багышлап стенгазеталар кебек чаралар да үткәрелде. Атналыкны рус теле һәм әдәбияте укытучысы Ахметова Чулпан үткәрде.
Иске Кормаш мәктәбе дирекциясе
Әниләр көне уңаеннан котлавы
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм – балаларыгызның сезгә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, әниләрнең һәр кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да.
Әни – тормышын башыннан алып ахырынача безгә, балаларга багышлаган бердәнбер кеше ул. Безгә ничә яшь булуына карамастан, нәкъ менә әниләр уңышларыбызга иң нык сөенүче, яклаучы, күңелсезлекләргә көенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни үз баласының лаеклы тормышта яшәвен, акыллы, укымышлы, уңышлы, матур, кешеләрнең хөрмәтенә лаек булуын тели.
Бездә булган барлык яхшы, мөһим нәрсәләр – гаилә җылысы, уңайлыклар, хәтта тормышыбыз өчен дә без сезгә – әниләргә бурычлы.
Бүген без күп балалы һәм тәрбиягә алып бала үстерүче әниләргә дә рәхмәт әйтәбез, әни вазыйфасын районның җәмәгатьчелек тормышы, хезмәт белән уңышлы үреп баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез.
Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәм көнендә безнең җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сезгә балаларыгызның яратуы, хөрмәте, саулык, бәхет һәм гаилә иминлеге юлдаш булсын. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сәламәт, талантлы, сезне яратып, игътибарлы булып үссеннәр.
23 ноябрь көнне безнең мәктәптә физика укытучыларының "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекне якын килүне тормышка ашыру" темасына район семинары үткәрелде. Семинарда мәктәпнең физика укытучысы Фатыйхова Дәния Әхтәм кызы 9 класста "Турысызыклы һәм кәкресызыклы хәрәкәт" темасына ачык дәрес , "Чәй табыны артында" дигән физик кичә күрсәтте. РМО планы буенча киңәшмә, фикер алышу булды. "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килүне тормышка ашыру" темасына чыгыш тыңланды. Безнең мәктәптән физика укытучысы Гыйльфанова Филиза Әкрәм кызы катнашты.
22 ноябрь көнне 4,6,8 класс укучылары инглиз теленнән мониторинг үттеләр. Укучылар 45 минут вакыт аралыгында 20 бирем эшләделәр. 1-15 биремнәр тест формасында, 16-20 биремнәр текст белән эшләүне күздә тотып төзелгән иде.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары бүген математикадан ОГЭ биреп карыйлар. Уздырылу урыны Актанышның 2 нче урта мәктәбендә. Аларга уңышлар телибез!
Мәгариф идарәсе җитәкчесенең 22 ноябрь № 377-ОД приказы нигезендә 24 ноябрь көнне безнең мәктәптән Ибрагимова Роза һәм Хөснетдинова Вәсилә Чаллы шәһәрендә ГО ЧС буенча бер көнлек өйрәтү семинарында катнаштылар.
“КЭС-БАСКЕТ” егетләр командалары арасында баскетбол ярышы бүген яки 25 ноябрь җомга көнне “Иман” спорт комплексында уза. Иске Кормаш мәктәбе егетләренә уңышлар телибез! Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы.
25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде.
25 ноябрь көнендә, Актаныш үзәк балалар китапханәче хезмәткәрләре 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 2 “г” сыйныф укучылары белән берлектә (сыйныф җитәкчесе Миләүшә Салихова ) әниләр катнашында сыйныфта “Әниләрне котлый бүген, җирдә һәрбер бала да” дигән исемдә җырлы – уенлы тематик кичә уздырдылар.