ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Без галимнәребез белән горурланабыз һәм вакытлар, буыннар һәм фәнни гадәтләр бәйләнеше саклансын өчен бөтен көчебезне куябыз - Энгель Фәттахов.

 

3 нче февраль көнне Чуракай мәдәният йортында Студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген,  7февраль көнне, Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды. 

5 нче февраль көнне Аеш мәдәният йортында Н. Гаетбайның ике пәрдәлек "Әстәгъфирулла" комедиясе сәхнәгә куелды. Авыл үзешчәннәренең уйнавын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. 

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең  кышкы  Спартакиадасы кысаларында  бүген Актаныш районында  волейбол һәм хоккей буенча  зона ярышлары старт алды. Чараны ачу тантанасында  кунакларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләде.

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Мәктәбебездә әлеге темага класс сәгатьләре үткәрелде, презентацияләр карау оештырылды.

4 февраль көнне,Уразай авылы  мәдәният йортында ,Нефтекама шәһәре  артислары уразайлыларга  үзләренең матур чыгышларын күрсәттеләр.Артисларга шундый матур,чын чыгышлары  өчен зур рәхмәтле булып,күтәренке кәеф белән тамашачыларыбыз өйләренә таралышты.

3 февраль  көнне, Уразай авылы студентлары,район үзәгендә узган "Студентлар очрашуы" мероприятиясендә катнаштылар.

2017 елның 7 февралендә “Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уздырыла. Әлеге илкүләм чарага Актаныш районы да кушыла. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International