Актанышта ата-аналар БДИ тапшырды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген,  7февраль көнне, Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды. 

Бу көнне  Актаныш районы  укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр.

Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 40 минут вакыт бирелде.

Имтихан биремнәрен эшләүдә районның 15 ата-анасы катнашты, алар арасында Киров, Сәфәр, Пучы мәктәпләре, район үзәгендә урнашан белем бирү йортлары, Кәзкәй авылындагы кадет интернат-мәктәбе укучыларының  ата-аналары  да бар иде. 

http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/6024-aktanyishta-ata-analar-berd%D3%99m-d%D3%99%D2%AFl%D3%99t-imtihanyi-tapshyirdyi-%20-fotootchyot.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International