ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

     1 нче март көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан телдән журнал үткәрелде.

"Бердәм Россия" партиясе "Ныклы гаилә һәм экология" дип исемләнгән  фотографияләр бәйгесе игълан итте

2010 елның 25 мартыннан Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасын башкара.

Хезмәт министрлыгы әзерләгән проект карары  норматив хокукый акт проектлары порталында урын алды.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе
Язучы Рәфкать Кәрамигә 75 яшь . Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә “Язучы-прозаик Рәфкать Кәрамигә 75 яшь » дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар китаплар белән танышты һәм әңгәмә оештырылды.

Түке  авыл  китапханәсендә    балалар  белән  берлектә "Табигать-тиңсез  хәзинә"дигән  темада  танып  белү сәгате  үткәрелде.

Бурсык авыл китапханәсендә 2017 ел-Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан “Табигать туган йортыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапларга обзор ясалды.
Бурсык авыл китапханәсендә « Әфганстан йөрәк ярасы» дип исемләнгән күргәзмә куелды хәтер сәгате үтте. Әзһәр Зәйнетдиновның “Тәмугтан репортаж» китабына күзәтү ясалды.
Бурсык авыл китапханәсендә герой шагыйрь М.Җәләлнең тууына 111 ел тулу уңаеннан “ Муса Җәлил- герой шагыйрь ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм беседа үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International