Кичә, 28 февраль көнне, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татарстан спортчыларын VIII Бөтенрәсәй кышкы авыл спорт уеннарына озаттылар.
Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм ФСҖ «Уныш» рәисе Видади Мәхмүтов катнаштылар.
VIII Бөтенрәсәй кышкы авыл спорт уеннары 2 марттан 5 мартка кадәр Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә узачак. Уен программасына 8 спорт төре керә.
Татарстан җыелма командасына Актаныш, Кайбыч, Мамадыш, Саба, Биектау районнарыннан 24 спортчы керәчәк. Актаныш районыннан исә 10 спортчы катнаша - Фәһим Галимов, Ильдар Имамов,Айдар Иманаев, Равиль Хаҗиев, Рүзилә Гарифуллина, Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова, Раушания Асадуллина, Айгөл Вакилова, Ирек Мөхәмәтов, Назлия Губаева.
Спортчыларга уңышлар теләп калабыз!