ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сентябрь-октябрь айларында җирлекләрдә башкарылган көзге чистарту-төзекләндерү икеайлыгында һәр авылда да диярлек өмәләр узды быел. Чистарту өмәләренә авылдан читтә  яшәүче якташлар да, авылда яшәүчеләр дә актив катнашты. Үз техникалары белән дә ярдәм иттеләр. Оешма-учреждениеләр дә  бик теләп кушылды чисталык икеайлыгына. Көннәр җылы торганлыктан, экологик-санитар чистарту өмәләре ноябрь аенда да дәвам итте, бәйрәм көннәрендә авыл халкы, кайткан кунаклар бердәм эшләп, күләмле эшләр башкарды.

Чуракайда “Алга” хуҗалыгында район семинары узды – фотомизгелләр.

Начар метеорологик күренешләр:

18 нче ноябрьдән 24 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 8 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика юлларының аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар. Җил төнлә төньяк-көнбатыштан 7-12, көндез төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә. Һава температурасы бик нык түбәнәя: төнлә һәм көндез +1гә кадәр..-2°. Юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында 13 ноябрь көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар элемтә» үткәрә.

 «Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, «ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге» НП, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» СРО вәкилләре катнашачак.

Консультация вакыты: 9.00 -17.00 сәгать.

«Кайнар элемтә» телефоны: (843) 236-00-71.

Татарстанда җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасы кертелде.

Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Хөкүмәте шундый карар кабул итте. Әгәр дә сез социаль юл йөрү билетыннан файдаланасыз яки кулланырга җыенасыз икән, “бердәм электрон социаль йөрү билеты”н  (транспорт картасы) алу өчен   республика матди ярдәм үзәгенең район бүлекчәсенә(Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 нче йорт) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Карталар 1 ноябрьдән бирелә башлады.

Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.

Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Үзмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Таныш булыгыз, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов билгеләнде.

5 ноябрь көнне, җирлек депутатлары белән берлектә, авыл халкына яңа җитәкчене  район Советы рәисе  урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.

Илһам  Сәлимҗан улы 1974 елның 20 гыйнварында Чуракай авылында туган. Югары белемле юрист.

Актанышта төрле елларда ул район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченные, участок уполномоченныйлары эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район буенча җәзаларны үтәтү инспекциясе башлыгы, Такталачык авыл җирлеге башлыгы булып эшли.

Гаиләле, тормыш иптәше Ландыш Җәүдәт кызы  белән ике ул үстерәләр.

Таныш булыгыз, Такталачык авыл җирлеге башкарма комитетына җитәкче билгеләнде - Мансуров Марс Тимерхан улы.

5 ноябрь көнне, җирлек депутатлары белән берлектә, авыл халкына яңа җитәкчене  район Советы рәисе  урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте.

Марс Тимерхан улы 1970 елның 11 гыйнварында Такталачык авылында туган. Югары белемле юрист,  икътисадчы, урта махсус (техник) белемле.

Актанышта төрле елларда ул “Таң” хуҗалыгында, Актаныш районы эчке эшләр бүлегендә юл-патруль хезмәте инспекторы, дәүләт автоинспекторы, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе булып эшли.

2009-2015 елларда Алабуга ЮХИДИ бүлегендә ОГТО һәм РАС дәүләт инспекторы, юл-патруль хезмәте төркеме өлкән инспекторы, тәрҗемәче була.

2015-2017 елларда Актаныш районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының тыл начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.

2017 елның 10 июненнән тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләнгән.

Гаиләле, тормыш иптәше Юлия Илгиз кызы белән бер ул, бер кыз үстерәләр.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 6 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

“Техник инвентарьлаштыру бюросы” җәмгыятенең Актаныш бүлегенә җитәкче  итеп, Ленар Фирдәвис улы Газизов билгеләнде.

Ленар Фирдәвис улын коллективка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Техник инвентарьлаштыру бюросы» дәүләт унитар предприятиесенең 8 нче Чаллы районара филиалы директоры Гөлнара Мингалимова һәм район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров тәкъдим итте.

Ленар Фирдәвис улы Газизов 1975 елда Яңа Богады авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кама политехника институтында укый. Хезмәт юлын 1997 нче елда “Тамыр” хуҗалыгында инженер булып башлый. 1998 нчы елда Актаныш районы җир ресурслары һәм җир реформалары комитетына эшкә килә. 2003 нче елдан “Җир Сервисы” ҖЧҖ директоры.

Өйләнгән, хатыны Ләйсән белән ике бала тәрбиялиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International