17, 18 нче май көннәрендә Чөгәнә авылында , мәйданчыгы ясау балалар өчен урын әзерләү буенча өмә булды.
Актаныш район китапханәсенең уку залында “Гаилә-тормыш нигезе” исемле очрашу-кичә узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укытучы үзләренең гаиләләре белән әлеге очрашуда катнаштылар: Хафизова Т.М. һәм Шавалиева Н.М.
13 май көнне Гамил Афзал укулары булып узды. Анда икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 13 укытучы катнашты.
«Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның 1 класс укучылары проект түгәрәге эшчәнлегенә йомгак ясап, һәрбер бала үз проектын яклап чыкты.
“Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның 3 класс укучысы Вәлиева Мәдинә ТР Актаныш муниципаль районының Балалар сәнгать мәктәбе оештырган “Ансамбльләр” конкурсында катнашты һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Гимназия-интернатта уку елы дәвамында технология дәресләрендә эшләнгән кул эшләренә "Оста куллар" бәйгесе игълан ителде. Нәтиҗәләр киләсе атнага билгеле булачак. Бәйгене оештыручы - Гарипова Р.И.
Бүген Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 кл укучылары әйләнә тирәдән бөтенрәсәй тикшерү эшендә катнаштылар.
Тикшерү эше 10 биремнән тора. Бу эшләр әйләнә-тирәнең бөтенлеген күзаллау, экологик грамоталылык, социумда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тикшерүгә юнәлтелгән иде.
Бүген мәктәпнең 4 класс укучылары әйләнә-тирә дөнья фәненнән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкаралар.
18 нче май көнне Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре чәчәкләр утырттылар.
Башлангыч класс укучылары "Шәрип Шәймиев музей-йорты" үткәргән "Көрәшче. Солдат. Шагыйрь." дип аталган Бөек Җиңүнең 71 еллыгы, патриот -шагыйрь Нур Баянның тууына 111 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә катнаштылар.