1 класс укучылары белән үткәрелгән проект эшчәнлеге.

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу  осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе. Аның нигезе - тикшеренү эше, ә максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Безнең «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның 1 класс укучылары проект түгәрәге эшчәнлегенә йомгак ясап, һәрбер бала үз проектын яклап чыкты. Проектлар арасында аеруча туган як, гаилә, шәҗәрә, үз җирлегебез тарихы проеклары зур урын ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International