29 август көнне Уразай авылы яшьләре Актанышның буа янындагы ял паркында Республика көненә багыәланган кичәдә катнаштылар.
29 август ккәнне Уразай мәдәният йорты хезмәткәрләре ,2016 ел- су саклау зоналары елы уңаеннан чәчәкләрдән экспонатлар эшләп , район үзәгендә уздырылган"Чәчәк бәйрәмендә " катнаштылар.
3 сентябрь илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза.
1 сентябрь - Белем бәйрәме! Җәйге яллардан соң мәктәптә яңа уку елы башланды. Мәктәп балаларның шатлыклы тавышына күмелде. Бәйрәмгә кунак булып район хакимияте башлыгының аппарат җитәкчесе А.Р.Хаев, "Тамыр" хуҗалыгы җитәкчесе И.М.Мирзаянов, җирле үзидарә башлыгы И.Ф.Фаттаховлар килгән иделәр.
Мәктәбебез коллективы "Өй алдыбыз гөлбакча - 2016" район бәйгесендә район үзәге мәгариф учреңдениеләре арасында 3 урын яулады.
Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды
-Актаныш Татарстанның һәм Башкортостанның иҗади дуслыгының матур бер үрнәге – ут күршеләребез. Сезнең уңышлар турында күп ишетәбез, күп укыйбыз. Менә бүген данлыклы Актаныш җиренә аяк бастык. Кунакчыл, ачык йөзле булуыгыз белән шаккаттырдыгыз, иң элек, - дип, актанышлыларның данлыклы чәкчәгеннән авыз итте башкорт кунакларыбыз 27 август көнне җирлегебезгә аяк баскач.
29 август көнне “Өй алдыбыз – гөлбакча - 2016” район бәйгесенә йомгак ясалды – “Яшьлек” мәдәни үзәге каршында укучы кызларыбыз “Чәчкә алиһәсе” бәйгесендә катнашты, балалар бакчалары, мәктәпләр чәчкәләрдән торган композицияләр белән сокландырды.
1 сентябрь көнне мәдәният паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Буккроссинг- “тере” китап киштәсе”нең “Кулчатыр астында китапханә” исеме белән чираттагы акциясен уздырды.