Актанышта террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне

2016 елның 2 сентябре, җомга

3 сентябрь илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза.

Террорчылык актлары нәтиҗәсендә корбан булганнар истәлегенә багышлап,  2 сентябрь көнне районыбыз мәчетләрендә җомга вәгазьләре укылачак. Ә 3 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә ачык дәресләр узачак.

Шушы ук көнне 13.00 сәгатьтә “Актаныш” спорт комплексында бадминтон буенча ярышлар оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International