ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Шәмаил ул- дини эчтәлектәге  изге язма, кырыйларында мөселманнарның изге дип саналган урыннарының рәсемнәре була (Мәккәдәге мәчет, кәгъбә һ. б.) һәм төрле бизәкләр белән нәкышлап, рамга куеп диварга элү өчен гарәп хәрефләре белән башкарылган каллиграфик язу.    Аны ясауда фольга, буяу кулланыла. Алар әсәрнең изге икәнлеген күрсәтә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым бөтен Татарстаннан үрнәк гаилә булып дус-тату гомер кичергән парларны өченче ел рәттән кунакка җыйдылар. 29 август көнне узган әлеге бәйрәм чарасында төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган 51 гаилә арасында Актаныштан Илиза һәм Фирнаял Шәвәлиевләр олы уллары Рафаэль һәм киленнәре Зөһрә белән бергә катнаштылар.

Актаныш районында сөтне тулай җитештерү күләме 148,7 тонна тәшкил итә

Безнең мәктәпнең барлык класс укучылары да дәресләрдән соң миләш җыю өмәсендә актив катнашалар.

Мәдәният хезмәткәрләре акциядә катнашты.

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында" Законы нигезендә 29 нчы сентябрь Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак.

22 сентябрь - Бөтендөнья автомобильләрдән баш тарту көне

Татарстанда 2016 елның 10 сентябреннән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачыла

5 сентябрьгә Татарстанда сөтне тулай җитештерү күләме 3327,7 тоннаны тәшкил итә, бу үткән ел күрсәткеченнән 77,5 т артыграк.

Кукмара муниципаль районында 5 сентябрьгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 193,5 тонна сөт савып алынган. Балтач районында әлеге күрсәткеч 190,6 тоннаны тәшкил итә, Арчада - 157,8 тонна, Актаныш районында - 148,7 тонна, Әтнәдә – 148 тонна.

5 сентябрь  көнне кадет интернат-мәктәбендә директор яны киҗәшмәсе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International