Татарстанда 2016 елның 10 сентябреннән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачыла

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 10 сентябреннән Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча ел саен уздырыла торган ярминкәләр башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 2 сентябрендә 1903-р номерлы тиешле күрсәтмә кабул итте.

Казанда ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:

– Совет районында: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2), һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);

– Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а);

– Авиатөзелеш районында: «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);

– Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83);

– Киров районында: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);

– Вахитов районында: Груздев урамы, 5 нче йорт адресы буенча административ бина каршындагы парковка мәйданчыгында (Груздев ур., 5) һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында (Кәрим Тинчуринур., 13);

– Идел буе районында: «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).

Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International