ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Бәтендөнья коррупциягә каршы көрәш уңаеннан һәр класста әңгәмәләр уздырылды. Эчтәлекле презентацияләр күрсәтелде, укучыларның кызыклы фикер алышуы булды. Төрле ситуацияле мәсьәләләр чишелде.

 

8 нче декабрь көнне укучыларыбыз һәм укытучылар  “БиюМәйдан” биючеләр  фAnchorестиваль-конкурсының йомгаклау концертында катныштылар  . Күмәк  бию  “Казачий”  белән укучыларыбыз лаеклы I урын яуладылар. Укытучыларыбыз исә "Кытай биюе" белән тамашачыны таң калдырып, 2 урын алды. Котлыйбыз!

5 нчы декабрь  көнне Чалманарат мәдәният йортында Данил Салиховның " Микүләй дәдәйнең бөер ташы " спектаклы куелды.

1 нче декабрь көнне Иске Кормаш мәдәният йортында " Бию мәйдан " фестиваль конкурсында катнашты.

     Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе эшчесе Загирова Гөлсинә Актанышта үткәрелгән инвалидлар спартакиадасында теннис буенча 1 урынны алды.Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Мәктәптә инвалидлар декадасы игълан ителде. План нигезендә эш алып барыла.

9 декабрь көнне мәктәптә "Без-коррупциягә каршы" темасы астында класс сәгатьләре үтте.Укучылар газеталар, буклетлар чыгардылар.

 


9
декабрь, 2016 ел
җомга
8 декабрь көнне район мәдәният йортында “БиюМәйдан” биючеләр фестиваль-конкурсының йомгаклау гала-концерты узды. Актаныш сәхнәсендә балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, мәгариф учреждениеләре, оешма, предприятиеләр бию коллективлары узләренең осталыкларын күрсәтсәттеләр.

9 декабрь көнне үзәк китапханәдә инвалидлар декадасы уңаеннан  "Сагышларны миңа язмыш бирде" исемле очрашу-кичә үткәрелде.

Декабрь аенда туган юбиляр язучыларның китап күргәзмәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International