2017 ел “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең 80 еллыгына багышлап, “Шәймиев елы” дип игълан ителде. Һәм музей кысаларында уздырылачак чаралар, күчмә күргәзмәләр, һәртөрле очрашулар, әлбәттә, Миңтимер Шәрип улының тормыш юлын, киңкырлы эшчәнлеген өйрәнүгә юнәлтеләчәк.
20 гыйнвар көнне Аккүз мәдәният йортында Аккүз авыл җирлегенең еллык эшләре буенча отчет җыелышы булып узды.
20 гыйнвар көнне Аккүз мәдәният йортында М.Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан "Актаныш улы-Илбашы" дигән кичә үткәрелде.
20 гыйнвар көнне Аккүз авыл китапханәсендә беренче президентыбыз М.Шәймиевның туган көне уңаеннан викторина үткәрелде.
23 нче гыйнвар Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет - интернат мәктәбенең 8 нче класс укучылары белән "Татар әдипләре - Минтимер Шәймиев турында" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар игътибарына "Минтимер Шәймиевның рухи мизгелләре" дигән фото күргәзмә күрсәтелде. Татар әдипләре Р. Миңнуллин, Зөлфәт, Ф. Яруллин, Ш. Галиев, Ә. Баян, З. Хөсниярның Шәймиевка багышлап язылган канатлы сүзләре, шигырьләре белән, Р. Батулланың "Илбашы" исемле хикәяләр җыентыгы белән таныштык.
Минтимер Шәймиевның 80 яшьлек юбилеена багышлап мәктәбебездә стенд эшләнде һәм һәр сыйныф тәрбия сәгате үткәрде.
20 январь көнне Ветераннар Йорты китапханәсендә Минтимер Шаймиевның юбилеена багышланган "Актаныш - туган җирем" исемле китап күргәзмәсе эшләде.
20 нче гыйнвар көнне "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесенең район этабы булып узды. Анда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйльфанова Рәмилә Шәүкәт кызы катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Китаплар иленә сәяхәт.
Иске Айман авыл китапханәсендә якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан күргәзмә оештырылды.