Тулырак...
2017 ел - Россиядә экогоия елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район китапханәләрендә экологик темага бик күп мәдәни чаралар уздырыла. 12 июль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе экологик темага багышланган чираттагы мәдәни чараны уздырды.
2017 елның 18 июлендә Актаныш районы буенча РФ Пенсия Фонды Идарәсе бинасының 1 бүлмәсендә ТР буенча Пенсия Фонды Идарәсе җитәкчесенең урынбасары Полякова Елена Петр кызы пенсион тәэмин ителү сораулары буенча актанышлыларны кабул итү оештыра.
Актаныш районының күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына саллы гына эш башкарыла. Саный китсәң эшләнгән эшләр шактый, чишмә территорияләре, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, урам утлары алыштырыла, балалар уен мәйданчыклары төзелә.
"Актаныш якташлыгы" җәмгыяте “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсында беренче урынны яулады.
Сөт җитештерүдә республиканың Кукмара (үткән тәүлеккә 222,3 тонна, 108 процент), Балтач (210 тонна, 105 процент), Әтнә (184 тонна, 114 процент), Актаныш (180 тонна, 110 процент) һәм башка районнар зур тырышлык куя.
14 июль көнне сәгать 9.00 да Актанышның Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда мөселман балалары өчен милли Сабан бәйрәме бәйрәме узачак
Балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан 12 июльдән Уразай авылының бик матур табигать почмагына урнашкан спорт мәйданчыгында “Бүләк” лагереның өченче сменасы эшли башлады. Смена милли тәрбия темасына багышлана.