2017 ел - Россиядә экогоия елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район китапханәләрендә экологик темага бик күп мәдәни чаралар уздырыла. 12 июль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе экологик темага багышланган чираттагы мәдәни чараны уздырды. Бу чара “Дельфиннарны коткарыйк!” дигән исем астында экологик дәрес буларак узды. Экологик дәрес Актанышның “Җәмигъ” үзәк мәчете бакчасында, мәчет яны лагерында ял итүче мөселман кызлары өчен уздырылды. Кызлар дельфиннар тормышыннан бик күп кызыклы фактлар, мәсәлән аларның кешеләр кебек үк бик башлы, дустанә, сизгер булулары, суда бик тиз йөзүләре һәм бу хайаннарны тоткынлыкта тоту, җинаять икәнлекләре турында белделәр. Дөньяда дельфинарийлар һәм анда күпме дельфиннарның интегеп яшәүләрен белгәнлектән, бу тема бүгенге көндә бик актуаль булып кала бирә. Кызлар зур кызыксыну белән тыңладылар, китапханәчеләр алып килгән китаплар белән таныштылар. Шулай ук диңгез хайаннары турында табышмакларга җавап эзләү буенча да ярыштылар. Мәдәни чара бик кызыклы узды, тоткынлыктагы дельфиннар балаларда кызгану хисләре тудырды. Яңадан дельфинарийларга, дельфиннар белән уздырыла торган төрле күңел ачу чараларына бармаска дигән теләккә килделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)