ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә, 7 февраль көнне 10.30 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" формасында очрашу оештырыла

5 февраль көнне  “Лачын” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе”  Актаныш муниципаль районының өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны  Рамил Галиев башкарачак. 

2018 елның 6 февралендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 144 тонна  сөт саудылар.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары”  категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә.


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген район хакимияте бинасында район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә ТР Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәре Петр Пестерев, ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 9нчы санлы районара инспекциясе җитәкчесе Алмаз Сафин,  оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне булып исәпләнә.

Бу атнада Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары башлана. Азатлык бу уеннарда катнашачак татар спортчыларын барлады.

Бер төн эчендә Татарстан башкаласында айлык явым-төшем күләмендә кар яуган.

Республика территориясендә көчле җил, явым-төшемнәр, буран, томан һәм бозлавык көтелә.


3
февраль, 2018 ел
шимбә
1 февраль көнне Күҗәкә авыл китапханәчесе балалар бакчасында кычкырып уку көне оештырды. Кечкенәләр Л.Толстойның  әкиятләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International