Чөгәнә авылыннан Рәмис Шакирҗанов үз авылында, үз туган туфрагында бәхетле, эшле булып яши. 2018 елда "Кече ферма" дәүләт программасында катнашып, 120 мең сум күләмендә ярдәм алып, таналар сатып алды, шәхси эшчәнлеген ныгытты. 16 эре мал асрый ул - 5 сыер, 1 тана, 10 үгез. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов 2 февральдә Рәмиснең кече фермасы эшчәнлеге белән танышты. Максатчан ярдәмнәр өчен Рәмис Шакирҗанов республика, район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Программаларның уңайлы ягы - үз хуҗалыгыңны, шәхси эшеңне ныгыта барып, берничә елдан тагын катнаша алу мөмкинлеге.
Актанышбаш авылында яшь фермер Айзат Газизҗанов кош-корт асрау белән шөгыльләнә. Дәүләт ярдәмнәреннән нәтиҗәле файдалана. Ике торагында бүгенге көндә 11000 әр чеби - бер айдан сатуга чыгарырга әзер 22 мең чебеш үстерә.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән яшь фермер Айзат “Гаилә фермасы” буларак эшчәнлеген киңәйтергә теләге барлыгын әйтеп, фикер алыштылар.
Актанышбаш авыл җирлегенә Актанышбаш, Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары керә. Актаныш авылы тирәли таралып урнашкан авыллар.Һәр авыл халкының үз сораулары, үз борчу-мәшәкатьләре, яшәү шартлары, һөнәр осталары белән Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген - 2 февральдә танышты.
-Алтын куллы кеше! Авылда яшәп иҗат итүче, уйлап табучы инженер, - ди, Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Нәсим кебекләр хакында.
Иске Сәфәр авылында агач эшен дә, тимер эшен дә оста башкаручы - Нәсим Миршәрипов. Үзе ясаган тракторы - кабатланмас шедевр. Остаханәсенә керткән яңалыклар белән дә таныштырды ул район башлыгын.
Дамир Имамов - Иске Сәфәр авылы егете. Хуҗалыгында кече фермада 21 сыер, 3 тана, 3 үгез асрый ул. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Дамир белән очрашып, дәүләт ярдәмнәре хакында фикер алышты. Дамир Имамов - тырыш, һәр эшне төгәл башкаручы тәвәккәл кеше. Гаилә фермасы буларак эшчәнлеген киңәйтү өчен дә көче һәм егәре, тәҗрибәсе җитә аның.
Иске Сәфәр авылында яшәүче Ленар һәм Ләйлә Илдаровлар кече фермаларында 6 сыер, 2 тана, 16 бозау асрыйлар. Сарыклары да бар. Ленар остаханәсендә техникаларга яңа сулыш бирә - төзәтә, яңартып җыя.
Иске Кадермәт Актанышта кечкенә авыллардан санала. Биредә медпункт, клуб, мәчет авылны бербөтен итеп тота. Зөфәк Фаязов кече фермасында 10 сыер, 13 үгез асрый, авылны саклап яшәүчеләрнең берсе ул. "Саф" хуҗалыгының Иске Кадермәт фермасы мөдире Илиза Латыпова да авыл халкы, җитәкчелек белән уртак тел табып эшли. Иске Сәфәр авыл җирлегендә халык белән очрашуда район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Иске Кадермәт авылы халкы белән очрашып, аларның сорауларын, фикерләрен дә тыңлады.
Иске Сәфәр мәктәбендә быел тугызынчы сыйныфны - тугыз, унберенче сыйныфны биш укучы тәмамлый. Авыл җыеннары вакытында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәр мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша. -Балалар, без сезне киләчәк заман, яңа мөмкинлекләр, алдынгы технологияләрне кулланып, ачышлар ясау, яңача яшәү һәм эшләү өчен әзерлибез, белем һәм тәрбия бирәбез! Алган белемнәрегез белән дөрес итеп идарә итәргә, куллана белергә һәм тормышта үз урыныгызны табарга, үзегезне һәм гаиләгезне тәэмин итәрлек һөнәр сайларга өйрәтәбез. Тормышта үз урыныгызны табып, матур итеп яши һәм эшли белегез! Кайда гына яшәсәгез, эшләсәгез дә без сезнең белән горурланырлык булсын! Уңышлар сезгә! - юллар чатында сораулар алдында калганда тормышта эше һәм яшәү рәвеше белән үрнәк, лидер шәхеснең ихлас, ачыктан-ачык аралашуы дөрес карарга килергә ярдәм итә. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның яратып әйткән сүзе, фикере - бала һәр җирдә сәләтле, без аңа мөмкинлекләр тудырырга бурычлы!
Әти-әни өчен баласына үз туган авылында, үз янәшәсендә заманча югарылыкта белем алу, иҗат итү мөмкинлеге тудыру, әйтергә кирәк, бәхетнең иң зурысы, тормышның, яшәүнең мәгънәсе. Ә инде балаңны шәхес булырга әзерләү, янәшәсендә киңәшче һәм терәк булу - анысы да акчага сатып алып булмый торган байлык!
Актаныш районында 1 февраль көнне Иске Сәфәр авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Иске Кадермәт, Иске Сәфәр авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда булды. Иске Сәфәр мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән дә аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Иске Сәфәр авыл мәдәният йортында узды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Татарстанлыларның барлык мөрәҗәгатьләре җентекләп каралды. Гражданнар мөрәҗәгать иткән иң еш бирелә торган мәсьәләләрнең берсе булып элеккечә җир бәхәсләре һәм күчемсез милек хокукын рәсмиләштерү тәртибен аңлатуга бәйле мәсьәләләр кала.
Кабул итү барышында төрле мөрәҗәгатьләр булды. Билгеле булганча, бакчачылар турындагы законнардагы яңалыклар белән гражданнар һәм күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар арасында күп сораулар туа. Шулай итеп, кабул итү бүлмәсенә кадастр инженеры документларны теркәү һәм исәпкә алу алды әзерлегендә катнашучы оешмалар һәм ведомстволар белән берлектә чаралар үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Әлеге тәкъдимгә җитәкче мондый чараларны оештыруда һәм үткәрүдә әзер булуын белдерде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә үз мәсьәләләрен алга таба хәл итү буенча аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, Росреестр хезмәтләре күрсәтүгә бәйле барлык сораулар буенча тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ведомство колл-үзәгенә тәүлек буе түләүсез номер буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин 8 800 -100-34-34. Моннан тыш, шәхси кабул итү, күчмә консультацияләр, «кайнар телефон линияләре» һәм структур бүлекчәләр башлыклары тарафыннан үткәрелә торган гражданнарны атна саен кабул итү белән беррәттән, Татарстан Росреестры гражданнарны интернет аша кабул итә. Әлеге хезмәтнең асылы шунда ки, интернеттан файдалану мөмкинлеге булган, өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә, видео кабул итүдә катнаша һәм реаль вакыт эчендә үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Идарә вәкилләре консультацияләр күрсәтү турында ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында белергә мөмкин "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" бүлегендә.