ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2019 ел
җомга

Бүген - 8 март көнне Актанышта район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы узды.

Ярыш нәтиҗәләре.

Мәгариф учреждениеләре арасында: 1 урын – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2 урын - Актаныш технология техникумы, 3 урын - Актанышның 1нче мәктәбе.

Авыл җирлекләре арасында: 1 урын - Байсар авыл җирлеге, 2 урын - Иске Сәфәр авыл җирлеге, 3 урын - Яңа Әлем авыл җирлеге.

Оешмалар һәм учреждениеләр арасында: 1 урын - "МНКТ" ҖЧҖ, 2 урын-Башкарма комитет, 3 урын – район мәдәният йорты.

 

Актаныш районында 8 март көнне район предприятиеләре һәм оешмалары арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган традицион кышкы спартакиада старт алды.

Кышкы спартакиада инде күптән традицион спорт ярышлары гына түгел, ә Актаныш районы территориясендә үткәрелә торган иң танылган, яраткан һәм популяр кышкы чараларның берсе булып тора. Анда барлык оешма һәм учреждение вәкилләре катнаша.

Быел спартакиада программасы кайбер үзгәрешләр кичерде. Мәсәлән, ярыш төрләре арасында чаңгы эстафетасы, армспорт, герләрне ике кул белән күтәрү, аркан тарту, турникта тартылу, идәннән этелеп күтәрелү, шорт-трек, йөзү. Бадминтон, волейбол, алкалы хоккей, өстәл теннисы, шахмат буенча ярышлар да гомуми исәпкә кертелеп нәтиҗә ясалачак.

Спартакиадага район Советы бинасы каршындагы мәйданда старт бирелде.

Казан буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 10-15 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 20 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -4..-6 ˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+3 ˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 10-15 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 20 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -3..-8 ˚, республика  көнчыгышында -11˚. Көндез максималь һава температурасы -1..+4 ˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Актаныш районының гүзәл хатын-кызлары!

Сезне чын күңелдән яз, мәхәббәт, наз һәм игелеклелек бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Күңелегез һәрчак җылы һәм шатлык белән тулсын, ә язгы кояш туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мөмкин кадәр күбрәк мәхәббәтен, игътибарын һәм кайгыртуын бүләк итсен.

Һәркайсыбызга, сөйкемле кызлар, әниләр һәм кызлар, әбиләр һәм апалар, коллегалар һәм дуслар, чын хатын-кыз бәхете, һөнәри уңышлар, гаилә җылысы һәм иминлек телим! Бәйрәм белән! Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Кадерле хатын-кызларыбыз - мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле һәм эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр!

Сезне чын күңелдән беренче язгы бәйрәм белән котлыйм! Районыбызның гүзәл затлары, әлеге бәйрәмне олуг хезмәт җимешләре белән каршы аласыз. Районыбызның икътисадый, мәдәни тормышына үзегездән зур өлеш кертәсез. Шулай ук сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында да, хатын-кызларыбыз, сезнең тырыш хезмәтегез күз алдында. Ә инде районыбыз мәгърифәтен, мәдәниятен, сәламәтлек саклау өлкәсен сездән башка күзаллавы да кыен.

   Үз җилкәләрегезгә өйдәге  мәшәкатьләрне дә алып, гаилә җылысын саклаучы да сез, кадерле хатын-кызларыбыз! Район тормышында һәр өлкәдә актив булып, күркәмлек, сөйкемлелек һәм игелеклелек үрнәге дә булып торасыз, рәхмәт сезгә!

Сезнең күңелдә һәрвакыт  кояш балкысын,  бәхет, мәхәббәт, ярату һәм уңыш  юлдашыгыз булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, шатлык телим!


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Чөгәнә бүлекчәсе бозау караучысы Гафурова Татьяна Алексей кызы, “Наратлы”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хисапчысы Марданова Нәзлә Котдус кызы, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Исламова Сирина Муллаян кызы, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенең ашханә мөдире Әхтәмова Гөлнара Борис кызы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Актаныш -информ” филиалы кадрлар бүлеге  җитәкчесе Минһаҗева Дәлия Әзһәр кызы, Актаныш районы мөслимәләр берлеге рәисе Закирова Зөһрә  Хәбибрахман кызы, районда Гаилә мәктәбен алып баручы Шәйгәрданова Фәймә Зиннур кызы бүләкләнделәр.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен Актаныш муниципаль районы башлыгының  Мактау кәгазе белән “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Хусаинова Флүсә  Рафаел кызы, “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  хисапчысы Шәехова Фридә Мәхиян кызы, Богады гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Вәҗетдинова Тәнзилә Мирфайда кызы, Иске Җияш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Харрасова Нурания Фаис кызы,  Актанышның 4 нче  балалар бакчасының физик тәрбия буенча инструкторы  Сәрвәрова Альбина Эрнест кызы бүләкләнделәр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән “Нур ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең терлекчелек буенча хисапчысы   Саттарова Венера Марс кызы,      “Актаныш таңнары” газетасы корреспонденты Хәсәнова Рузилә Рифкат кызы, “Нур Баян” исемендәге  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең ферма мөдире Хисамова Гөлнара Зөфәр кызы бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте лаборанты Шәйхелисламова Флүрә Дөлфәт кызы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлегенең өлкән белгече Муллаярова Сәрия Нургали кызы, “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хезмәткә түләү буенча хисапчысы Нәбиева Энҗе Дәлиф кызы хөрмәтләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен Уразай авыл җирлеге сәркатибе Миргалимова Дифинә Даим кызы, Әтәс авыл җирлеге сәркатибе Шәмсетдинова Лилия Мәҗит кызы,  “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Әтәс” бүлекчәсеннән Гыйльфанова  Хәмидә Сәяф кызы  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International