8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне

2019 елның 8 марты, җомга

Кадерле хатын-кызларыбыз - мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле һәм эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр!

Сезне чын күңелдән беренче язгы бәйрәм белән котлыйм! Районыбызның гүзәл затлары, әлеге бәйрәмне олуг хезмәт җимешләре белән каршы аласыз. Районыбызның икътисадый, мәдәни тормышына үзегездән зур өлеш кертәсез. Шулай ук сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында да, хатын-кызларыбыз, сезнең тырыш хезмәтегез күз алдында. Ә инде районыбыз мәгърифәтен, мәдәниятен, сәламәтлек саклау өлкәсен сездән башка күзаллавы да кыен.

   Үз җилкәләрегезгә өйдәге  мәшәкатьләрне дә алып, гаилә җылысын саклаучы да сез, кадерле хатын-кызларыбыз! Район тормышында һәр өлкәдә актив булып, күркәмлек, сөйкемлелек һәм игелеклелек үрнәге дә булып торасыз, рәхмәт сезгә!

Сезнең күңелдә һәрвакыт  кояш балкысын,  бәхет, мәхәббәт, ярату һәм уңыш  юлдашыгыз булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, шатлык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International