ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

25 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Актаныш авылында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская район Советы бинасында гражданнарны кабул итә. Шулай ук халыкны кабул итүдә районның көч структуралары вәкилләре, сәламәтлек саклау, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре катнашачак.

Гражданнарга  (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу кирәк (әлеге номер Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенеке).

Актаныш районында Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында “БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе тарафыннан күңел ачу-мәгълүмати мәйданчык оештырылган иде
Волонтерлар
барлык теләүчеләрне дә мәйданга килергә һәм уеннарда актив катнашырга чакырдылар. Балалар өчен ял зоналары да оештырылды. Традицион милли уеннарда иң актив катнашучылар  истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Көндәлек оператив фараз 19.06.2018 


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

16 июнь көнне Актаныш районында Ык буе Сабантуе узды, аны бәйрәм итүдә Татарстанның, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан кунаклар катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай рәисе Константин Толкачев мәртәбәле кунаклар булдылар.

Кунаклар бәйрәм мәйданчыгына бик үк гадәти булмаган ысул белән килеп җиттеләр: юлның бер өлешен җигүле атларда,  аннары күлнең бер ярыннан икенчесенә йөзеп киттеләр.

Сабантуй территориясендә импровизацияләнгән татар авылы, "Ак кирмән аланы", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күңел аланы", "Ык буе районнары аланы" һ. б. төрле тематик мәйданчыклар тәкъдим ителде.

 


15
июнь, 2019 ел
шимбә

III Төбәкара Ык буе Сабан туе-2019 кысаларында 14-15 июнь көннәрендә Актанышта “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсеше. Актаныш районы:тарихи һәм мәдәни проблемалар” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи- төбәкне өйрәнү конференциясе уза. Бүген конференция кунаклары Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда теркәлгәннән соң секция эшендә катнаштылар. Казан, Уфа, Оренбург, Волгоград, Йошкар –Ола, Омск шәһәрләре, Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсе районнарыннан килгән төбәкне өйрәнүчеләр беренче һәм икенче санлы Актаныш мәктәпләре, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, технологик техникум базасында, “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге һәм “Туган як” музеенда чыгыш ясадылар.

Актаныш районында төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе делегатлары Агыйдел буенда – фоторепортаж.

Актаныш районында төбәкне өйрәнүчеләр конференциясе делегатлары Туган як музеенда – фоторепортаж.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борханов җитәкчелегендә 14-15 июнь көннәрендә төбәкне өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе уза.

Очрашу  Актанышта үтәчәк Ык буе бассейны регионы төбәкара Сабантуе кысаларында шушы төбәк табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясенә әзерлек уңаеннан оештырылды.

 Республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләре тарафыннан күләмле эшләр башкарылды:  фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, авыллар тарихы буенча китаплар басылып чыкты.

14 июнь көнне Актаныш конференция делегатларын кабул итте. Алар Актаныш белән танышты.

15 июнь иртәннән секцияләрдә эшчәнлек башланды. Пленар өлеш 14 сәгатьтә.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар. Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылды.

Актанышыбызның, Татарстанның, татар дөньясының моң патшабикәсе Әлфия Авзалова безнең белән, безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә. Җыр белән, моң белән безне алга дәшә ул. Үзе кебек үк яшьнәп яшәргә, кешеләрне, тормышны яратырга һәм һәрвакытта да бергә, бердәм булырга! Гади һәм бөек татар хатын-кызын хөрмәтләп, Казанда Туфан Миңнуллин урамында мемориаль такта кую тантанасында бүген якташыбыз -  Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, татарларны матур һәм күркәм эшләр белән танытып, данлап яшәүче Энгель Фәттахов катнаша.


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International