24 апрельдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау комитетының чираттагы утырышы узды.Киңәшмә “ Яшьлек “ мәдәни үзәгендә үтте, аның эшен Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Апрель аеның соңгы көннәре акылдан языпмы, кар яудырса да, алдагы көннәрдә районда җан кергән кырлар ишәйгән иде. Язның һәр матур мизгелен файдага авыштырып, чәчүгә керешкән хуҗалыклар да булды.
23 апрель көнне Түке авыл китапханәсендә балалар белән берлектә "Габдулла Тукай -бөек
шагыйрь" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде.
Җырлый -җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә ;
"Без китәрбез ,сез каларсыз !" -дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә. Г.Тукай.