Шигырь бәйрәме " Тукайлы балачагым".

2014 елның 26 апреле, шимбә
25  апрель көнне  Чуракай  мәдәният  йортында  "Тукайлы  балачагым"  дип  исемләнгән   шигырь  бәйрәме үткәрелде. ..Кечкенә  малай  төш  күрә. Имеш, Габдулла  Тукайның  әкиятендәге төп  геройлар:  Шүрәле,  Су  анасы,  Кәҗә  белән  Сарык һәм  Таз  малай  барысы да  җыелып  шагыйрьнең туган  көненә  әзерләнәләр. Күргән  төшен  малай  иптәшләренә  дә  сөйли.  һәм балалар  барысы  да  Тукайның  шигырь  бәйрәменә  киләләр. Чуракай, Әгбәс  мәктәбе  укучылары,  Чуракай  балалар  бакчасы  балалары   матур  итеп  шагыйрьнең  әсәрләрен  сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International