Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Такталачык урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Габдуллина Энҗе җиңүче булды. Укытучысы - Шәемова А.
18 декабрьдә Казанда КВН «Татарстан лига»сының чирекфиналлары узды. Ярымфиналга «Татар team», «КамПИ», «Афәрин», «Марат», «Биш бармак», «Казан Ыстайл», «Тәп-тәти» һәм Актаныштан «Кисекбашлар» командасы чыкты.
19 декабрь көнне инглиз телендә эзләнү проект эшләре район конкурсы үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укучы җиңү яулады: Авзалова Юлия (9б классы) - I дәрәҗәдә Диплом һәм Закирова Ильсия - III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. Укытучылары Ханнанова З. һәм Кашфиева Г.