ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Балалар рәсем һәм кул эшләре Бөтенроссия "Балачак хыяллары" конкурсының муниципаль этабы үтте.
Бүген, 4 февраль көнне, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган республикакүләм конкурсның мәктәп этабы узды.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе   китапханәсендә   февраль аен Муса Җәлил китапларын уку айлыгы итеп игълан ителде. Айлыкта шулай ук  балалар арасында шигырь конкурсы да узачак. Айлыкка йомгак 27 нче февральдә ясалачак.

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Садыйкова Э.Х. "Ел укытучысы - 2015" мәктәп этабында җиңеп чыкты һәм  бөтен рәсәй конкурсының муниципаль этабына эшләрен җибәрде. 

Һәр атнаның чәршәмбе көнендә Хаҗиева Инсия апа балаларга әхлак дәресләре үткәрә. Бу атнада 5-7 класс укучыларына “ Бер-береңә ярдәм итү”-дип исемләнгән дәрес үткәрде.

4 нче февральдә  безнең мәктәптә Актаныш психологик үзәге  психологлары тарафыннан  1-11 классларда  психологик  тренинглар  үткәрелде. Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән индивидуаль сөйләшүләр алып бардылар.

Сәфәр мәктәбенең яшь рәссамнары район һәм республика күләмендә күп кенә конкурсларга бик актив катнашалар. Бүгенгесе көндә “Урман уттан курка” дигән конкурска мәктәптә нәтиҗәләр чыгарылды  Һәм уңышлы чыккан рәсемнәр район этабына II турга җибәреләчәк.

2009 елдан башлап Россиядә Илкүләм онкология программасы тормышка ашырыла
Иске Сәфәр авылында гомер итүче Мәксүрә Мөхәммәтхановага 2 февральдә 90 яшь тулды. 
30 нчы гыйнвар көнне Актаныш икенче санлы урта мәктәбе базасында "Башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы инша" конкурсы узды. Киров урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы 1 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International