Мәксүрә Мөхәммәтхановага 2 февральдә 90 яшь тулды

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Иске Сәфәр авылында гомер итүче Мәксүрә Мөхәммәтхановага 2 февральдә 90 яшь тулды.  Мәксүрә Мөхәммәтханова сугыш чорында, аннан соңгы елларда “ Октябрьнең 12 еллыгы” хуҗалыгында тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый. Төрле җаваплы вазифалар башкарган намуслы, җавапчыл ветеранны авылдашлары бик хөрмәт итә. Авылның аяклы тарихы ул. Бүген Мәксүрә әби Яңа Богады авылында кызы Тәнзилә һәм кияве Фирдәвис тәрбиясендә яши. Мәксүрә әбине олугъ юбилее белән Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын , Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Ришат Фарсыев та Мәксүрә апага изге теләкләрен юлларга килгән. Әбекәйнең бәйрәме балаларын, онык-оныкчыкларын да бергә җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International